Нурлатта гражданлык оборонасының саклагыч корылмаларын тикшерделәр

2013 елның 6 декабре, җомга
Нурлат муниципаль районыныц гражданлык оборонасы саклагыч корылмаларын инвентарьлаштыруда шәһәрнең сигез предприятиесе документларын тапшырмаган.
 Бу хакта районның Эвакокабул итү комиссиясендә хәбәр ителде.
– Районда барлыгы 21 гражданлык оборонасының саклагыч корылмалары исәпләнә, - ди гражданлык оборанасы өлкәсендәге вәкаләтләрне тормышка ашыруның Нурлат районы буенча әйдәп баручы консультанты Фәридә Борһанова. – ТНГК “Нургис” җәмгыятендә  җитешсезлекләрне эшләп бетерәсе бар, ә шәһәрнең 9нчы мәктәбендә урнашкан гражданлык оборонасының саклагыч бинасы таләпләргә туры килми. Россия МВДсының Нурлат районы бүлеге, Нурлат үзәк хастаханәсе, шәһәр Мәдәният йорты, 94нче үзәк даруханә, хәрби комиссариат җитәкчеләре әлеге инвентарьлаштыру  буенча документларны 13 декабрьгә кадәр тапшырырга тиеш.
300-1000гәчә эшчеләре һәм хезмәткәрләре булган район оешмаларында гадәттән тыш хәлләрдән саклау һәм гражданлык оборонасы өлкәсендә халыкны укыту өчен оештырылган укыту-материаль базалар арасында смотр-конкурска район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы, районның гражданлык оборонасы җитәкчесе Роберт Газизуллин йомгак ясады.  Конкурста “Нурлатнефть” НГДУсының гражданлык оборонасының саклагыч корылмасы иң яхшысы дип табылды. Икенче урында “Нурлат УТТ”сы, өченчедә “Бурение” ОООсының Нурлат бораулау эшләре идарәсе. Комиссия утырышы белән идарә иткән район башлыгы вазифаларын башкаручы Флюра Ногманова смотрда катнашкан “Татнефть-Транс СервисНурлат”, “Нурлат ЦРБ”сы, “Ә.И.Сөләйманов” КФХсы, “Нурлат –сөте”, “Нурлат шикәре” җәмгыятьләре район башлыгының Рәхмәт хатларын тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International