УРМАНЧЫЛАР МАШИНАЛЫ БУЛДЫ

2013 елның 6 декабре, җомга
Кичә Биектау районыныда ТР дәүләт казна учреждениеләре–урманчылыкларга Татарстан Хөкүмәте тарафыннан бүленгән 50 УАЗ машинасы ачкычларын тапшыру тантанасыннан “Нурлат урманчылыгы” ДКУсы җитәкчесе Искәндәр Усманов та машина алып кайтты.
Машина урманнарда дәүләт контролен һәм күзәтчелеген тормышка ашыру максатыннан бирелгән. Искәндәр Усманович әйтүенчә, якын арада Нурлат урманчыларына тагы бер  УАЗ–“Хантер” машинасы да тапшырачаклар икән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International