“Ледок” илкүләм киңлеккә чыга

2013 елның 6 декабре, җомга
Бүген “Ледок” Спорт сараенда 2002–2003 елгы үсмерләр арасында “Кышкы старт” дип аталган хокей турниры башлана. Әлеге турнирда Нурлатның “Ледогы”ннан тыш, ЦСК ВВС (Самара), “Волгарь” (Тольятти), “Кристалл” (Балаково), “Сокол” (Яңа Чабаксар), “Вятка” (Киров) командалары көч сынаша. Турнирның җиңүчесе исә 8 декабрьдә билгеле булачак. “Кышкы старт” бәйгесен Боз сарае җитәкчелеге оештыра һәм моның үз максаты да бар икән.
– Быел безнең бу яшьтәге хоккейчыларыбыз Россия беренчелегендә катнаша, әлегә алар Идел буе зонасындагы I әйләнештән тугыз команда арасында II урын алып кайттылар, – ди Боз сарае методисты Эльмира Садыйкова. – Һәм II-III әйләнешләрне дә уенчыларыбыз уңышлы узсын өчен, аларга тонуста булып торырга кирәк, шуңа да ярыйсы ук җитди командалар чакырып, “Кышкы старт” турниры үткәрергә булдык.
Идел буе зонасының II әйләнешен Нурлатта уздыру планлаштырылган, һәм “Ледок”ка  “Спартак” (Йошкар-Ола), “Ижсталь” (Ижау), “Зилант” (Казан) командаларына каршы торырга туры киләчәк.
Боз сарае җитәкчелеге “Кышкы старт” турнирында тамашачыларның да актив булуына өмет тота һәм аларны уеннарда көтеп кала. Ә без “Ледок” командасының турнир расписаниесен тәкъдим итәбез.
“Ледок” – “Вятка” – 6 декабрь, 18.15; “Ледок” – ЦСК ВВС – 7 декабрь, 10.00; “Волгарь” – “Ледок” – 7 декабрь, 14.30; “Ледок” – “Сокол” – 8 декабрь, 9.30; “Кристалл” – “Ледок” – 8 декабрь, 12.30.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International