Нурлат интернат-йортында скандинавия йөреше шөгыле узды

2026 елның 6 гыйнвары, сишәмбе

Нурлат өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында скандинавия йөрешенә багышланган сәламәтлекне  чныгыту чарасы узды.

Очрашу башында инструктор социаль хезмәт алучыларга әлеге төр активлыкның күпсанлы өстенлекләре турында җентекләп сөйләде. Скандинавия йөреше өлкән яшьтәгеләр өчен куркынычсыз, йөрәк-кан тамырлары системасын нәтиҗәле ныгыта, координацияне яхшырта, буыннарны һәм тән мускулларының 90%ын хәрәкәтләндерергә булыша.

Марина Николаевна дөрес техникага аерым игътибар бирде: таякларны ничек тотарга, аякны ничек куярга һәм кул белән ничек эшләргә икәнен күрсәтте. Катнашучылар шулай ук уңайлы хәрәкәт өчен инвентарь һәм экипировка сайлау буенча практик тәкъдимнәр дә алды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International