“Ачык ишек”кә – Диплом

2013 елның 5 декабре, пәнҗешәмбе
Нурлат ДЮСШсы республика спорт мәктәпләре арасында дзюдо һәм самбога багышланган Ачык ишекләр көне нәтиҗәләре буенча дүртенче урын алды.
Әлеге спорт чарасында республиканың 100гә якын спорт мәктәбе катнашты. Җиңүчеләр һәм актив мәктәпләрне Казанга “Ак Барс” көрәш сараена җыйдылар. Анда республиканың Дзюдо федерациясе президенты Фаяз Шабаев Нурлат спорт мәктәбенә дә махсус Диплом һәм грамота тапшырды.
Икенче көнне исә шул ук спорт сараенда самбо буенча СССРның спорт мастеры Г. Шәрәфетдинов истәлегенә турнир уздырылды. Анда Нурлат балалар-үсмерләр спорт мәктәбе шәкертләре Евгений Чаманов (тренеры Александр Казаков) – I, Алексей Иванов (Илшат Әһлиуллин) – III урыннар алдылар. Шулай ук Айдар Закиров һәм Рәмис Кәлимуллин да матур көрәш күрсәтә алдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International