Сүнгән “Факел” янә кабынмакчы

2013 елның 4 декабре, чәршәмбе
Нурлат футболчылары республиканың Ачык футбол лигасында катнашачак. Әлбәттә, мондый мәртәбәле турнирда катнашу хокукы алу район тарихында зур һәм истәлекле вакыйга. Шунысын да әйтик, нурлатлыларны әлеге беренчелектә катнашырга Лиганың Президенты, “Рубин” командасының элеккеге капитаны Сергей Харламов үзе чакырган. Лигада исә 16 команда көч сынашачак, һәм Нурлат “Факел”ы анда районнардан бердәнбер команда, калганнары барысы да Казаннан. Футболчыларыбызның турнирга куйган планнары, уенчыларның кәефләре, гомумән, мондый олы вакыйганың Нурлат өчен әһәмияте турында “Факел” командасының җитәкчесе Фәнис Хөснетдиновтан сораштык.
– Иң мөһиме, без унбиш ел “йоклаганнан” соң, ниһаять, уянып киләбез. Хәтерләсәгез, заманында шактый мәртәбәле мәйданнарда шаулаган Нурлат “Факел”ы 90нчы еллар азагында яшәүдән туктаган иде, һәм без яңа исем уйлап баш ватмадык – кем әйтмешли, “Факел”ны янә кабызырга булдык. Әлбәттә, бу Лигада катнашуыбыз өчен иң беренче чиратта аның Президенты Сергей Харламовка рәхмәтебез зур, аннан район җитәкчелеге тарафыннан хуплау алдык. Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге финанс ягын үз өстенә алды. Дөрес, үз стадионыбыз булмаганлыктан, барлык унбиш уенны да читтә, ягъни Казанда уздырырга туры киләчәк. Аннан әлегә бердәм формаларыбыз да юк. Хәер, бүгенге көндә безне болары борчымый: иң төп ниятебез – районда футболны популярлаштыру, ә аннан инде глобаль максатларга да алынырга була. Райондагы бердәнбер спорт мәктәбе илебезгә танылган футболчы-якташыбыз Галимҗан Хөсәенов исемен йөртә торып, зур футболсыз яшәү бер дә килешле эш түгел бит. Шуңа республиканың футбол мәйданында Нурлат “Факелы” да балкырга тиеш.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International