Яңа елга әзерлек башланды

2013 елның 4 декабре, чәршәмбе
Яңа елга әзерлек буенча берьюлы дүрт конкурс старт алды.
Бу – “Предприятие һәм административ биналарның фасадларын Яңа елга иң яхшы бизәү”, “Авыл җирлекләрендә социаль-көнкүреш объектларын иң яхшы бизәү”, “Шәһәр микрорайоннарында чыршыларны иң яхшы бизәү”, “Шәхси йортларны һәм фасадларны иң яхшы бизәү” конкурслары. Елдагыча мәктәп һәм мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрен бизәүгә шефлары ярдәм итәчәк икән.  Мәктәпкәчә белем бирү учреждение-ләре арасында “Чык тамчысы” бизәү эшләренә беренчеләрдән булып тотынса, эре предприятиеләр арасында  “Нурлатнефть” НГДУсы лидер. Шәһәр башкарма комитетында әйтүләренчә, бизәү эшләре 25 декабрьгә кадәр төгәлләнергә тиеш.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International