Нурлат картлар йортында Инвалидлар көненә багышланган чаралар үтте

2013 елның 3 декабре, сишәмбе
Бүген, 3 декабрь – Халыкара инвалидлар көнендә, Нурлат картлар һәм инвалидлар йортында төрле чаралар узды. Нурлат картлар йортында бүгенге көндә 120 кеше яши, алар өчен мул табын әзерләнде, ә төштән соң алар янына коррекцияләүче интернат-мәктәп укучылары концерт белән килде. Концертны картлар йорты директоры Евгений Савинов ачып җибәрде, ә аннан соң интернат-йорт хезмәткәрләре үз карамакларында булганнарга җылы шигырьләр бүләк иттеләр. Коррекцияләүче интернат-мәктәп укучыларының концерт номерларын исә өлкәннәр аеруча яратып һәм җылы каршы алдылар һәм күңелле мизгелләр бүләк итүләре өчен рәхмәтләрен белдерделәр.
Картлар йортында Инвалидлар ункөнлеге уңаеннан чаралар дәвам итә, шул көннәрдә бирегә Киекле, шәһәрнең 9нчы мәктәпләре концерт белән килергә җыена.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International