Нурлат сәнгать мәктәбе укучылары Халыкара конкурста уңышлы чыгыш ясадылар

2013 елның 3 декабре, сишәмбе
Балалар сәнгать мәктәбе укучылары узган атна азагында Самара шәһәрендә үткән Халыкара “Волга в сердце впадает мое” балалар һәм үсмерләр конкурс-фестивалендә катнашып кайттылар. Конкурс нәтиҗәләре буенча, 6нчы сыйныф укучысы Ксения Трифонова (укытучысы Л. Мөхәммәтҗанова, фортепиано) II дәрәҗә лауреат исеме алган.
2нче сыйныф укучысы Асия Янгуразова (укытучысы Ә.Крепышева, фортепиано), 5нче сыйныф укучысы Юлия Трубкина (укытучысы С. Гнусарева, концертмейстер Ә. Крепышева, виолончель) 1нче дәрәҗә, 2нче сыйныф укучысы Динара Терденева (укытучысы О. Икрамова, концертмейстер Е. Боркова, скрипка) III дәрәҗә Дипломнар белән бүләкләнгәннәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International