“Нурлат” телевидениесе директоры Шри Ланкага... cъездга барды

2013 елның 2 декабре, дүшәмбе
Резеда Гиняеваның 10 ел ТНТ каналының региондагы партнеры булган чорда   челтәр партнерлары съездында тугызынчы тапкыр катнашуы инде. Съездларның географиясе киң: Мәскәү, Мисыр, Һиндстан, Монтенегро һәм, ниһаять, цейлон чәе иле Шри Ланка. 24–29 ноябрьдә үткән әлеге съездда канал партнерларының эшенә йомгак ясалган, киләсе елдан дөнья күрәчәк 5 яңа проект тәкъдир ителгән. Әйтүенчә, ТНТ йолдызлары белән очрашу, коллегалар белән аралашу, ял һәм ил үзенчәлекләре белән танышу бу съездны да кабатланмас истәлекле иткән. Билгеле инде, истәлеккә “йолдызлы” фото да кайткан: бу юлы Резеда Әкрамовна фотога Комеди Клаб программасы резидентлары Павел Воля һәм Вадим Голыгин уртасында төшәргә булган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International