Нурлатның дәүләт техник күзәтчелеге белгечләре кар машиналарын тикшерә

2013 елның 2 декабре, дүшәмбе
Дәүләт техник күзәтчелегенең Нурлат бүлеге 1 декабрьдән юридик һәм физик затларның кар машиналарына техник карау үткәрә башлады.
- “Снегоход” операциясе барышында еш кына мондый төр моточараларны эксплуатацияләгәндә кагыйдә бозу очраклары ачыклана, - ди бүлек начальнигы Расих Сатдаров. -  Хуҗалары еш кына техниканы теркәми генә файдалана, техник карау үткәрми, транспорт белән идарә итүгә тиешле документлары булмый. Ә бит кышын снегоходлар катнашында фаҗигале хәлләр еш булып тора, шуңа да аларның төзеклегенә, вакытында техник карау үткәрелүенә җитди игътибар бирергә кирәк.
Снегоходлар белән идарә итү өчен “А I” категорияле тракторчы-машинист таныклыгы булу кирәк. Нурлатта мондый таныклыкны  Нурлат аграр техникумында алырга була.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International