Автоном хәбәр биргеч ышанычлы: янгынга каршы көрәш ысуллары

2025 елның 24 ноябре, дүшәмбе

Агымдагы ел башыннан Нурлат районында 43 янгын теркәлгән. Бу узган елның шушы чорына караганда 43,4 процентка азрак: 2024 елда 76 очрак теркәлгән.

Әмма фаҗигаләрдән тулысынча котылып кала алмадык: быел ут өч кешенең гомерен өзде, тагын дүртесе җәрәхәтләнде. Узган ел һәлак булучылар дүртәү иде, зыян күрүчеләр – ике.

 

– Соңгы биш елдагы статистиканы анализлау янгыннар белән бәйле вәзгыятьнең киеренке булуын күрсәтә, - дип билгеләп үтте күзәтчелек эшчәнлегенең районара бүлеге башлыгы Альмарис Талипов.

Нурлатлыларның йортларында һәм фатирларында автоном төтен турында хәбәр биргечләр урнаштыру элеккечә профилактиканың төп юнәлешләренең берсе булып кала. 2016 елдан башлап районда 1475 датчик урнаштырылган, беренче чиратта – куркыныч янаган төркемдәге гражданнарның йортларында һәм фатирларына куелган.

- Бүгенге көндә җиһазлану торышы  түбәндәгечә. Районда 820дән артык күп балалы гаилә яши, аларның күпчелек торакларында хәбәр биргечләр урнаштырылган инде, бу эш 100 процентта социаль куркыныч хәлдә булган, балигъ булмаган балалары булган гаиләләрнең фатирларында һәм йортларында башкарылган. 70 яшьтән өлкәнрәк ялгыз өлкән кешеләрнең торакларында датчиклар урнаштыру дәвам итә, хәзерге вакытта алар 66 процентка җитте, 100 процент дәрәҗәсендә мобиль булмаган инвалидларның һәм имин булмаган гражданнарның тораклары хәбәр биргечләр белән тәэмин ителде, – дип статистиканы китерде Альмарис Талипов.

 

Район буенча нурлатлылар торак фондының автоном янгын хәбәр биргечләре белән тәэмин ителеше 70,4 процентка җиткән. 2095 йортның 1475ендә алар урнаштырылган.

- Хәбәрчеләрне урнаштыру агымдагы елда да дәвам итә. Район Башкарма комитеты хисабына 70 фатирда һәм йортта 156 датчик монтажланды, шулай ук гражданнар аларны мөстәкыйль рәвештә сатып ала һәм урнаштыра, – диде ОНД начальнигы.

Төтен турында автоном янгын хәбәр биргечләр - янгын вакытында фаҗигаләрне кисәтүнең иң гади һәм бер үк вакытта нәтиҗәле чараларының берсе. Үзенең кечкенә габаритларына карамастан, датчиклар вакытында төтенне сизәргә һәм көчле тавыш сигналы бирергә сәләтле.

- Торак секторында янгыннарның күбесе төнлә була, кеше төтен исен сизә алмый. Мондый мизгелләрдә хәбәр биргеч хуҗаларны уятырга һәм аларның үлемен булдырмый калырга сәләтле бердәнбер "коткару сигналы"на әверелә, - дип ассызыклый Альмарис Талипов. - Датчикларны ялгыз өлкән яшьтәге кешеләрнең, күп балалы гаиләләрнең, инвалидларның һәм янгын чыкканда югалып калырга мөмкин булган башка категория халыкның  йортларына урнаштыру аеруча мөһим. Практика күрсәткәнчә, торак фондының янгын датчиклары белән җиһазлану дәрәҗәсе никадәр югары булса, фаҗигале нәтиҗәләр шулкадәр азрак булачак.

Фаҗигаләрне кисәтүдән тыш, хәбәр биргечләр матди зыянны да киметә: янгынны иртәрәк ачыклау янгын сүндерүчеләрне тиз арада чакырырга һәм утның таралуын булдырмаска мөмкинлек бирә. Хәбәр биргеч булу - формальлек түгел, ә кешеләрнең гомерен, сәламәтлеген һәм мөлкәтен саклауның реаль чарасы.

Узган 5 елда районда 480 янгын чыккан. Янгында 15 кеше һәлак булган, 8 кеше зыян күргән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International