Нурлатта “Дуслык” скверы булачак

2013 елның 2 декабре, дүшәмбе
“Бердәм Россия” партиясенең “Дружба микрорайоны” башлангыч бүлекчәсе секретаре Татьяна Фадеева  “Идел-Гражданлык университеты” проекты кысаларында үткәрелгән III сессия укуларында  “Дуслык” социаль әһәмиятле проектын яклап, 1нче урын яулап кайтты.
- “Дуслык” проекты шәһәрнең шикәрчеләр микрорайонында өлкәннәр һәм балалар ялы өчен  шул исемдәге яңа сквер булдыруны күздә тота, аны район җитәкчелеге һәм партиянең җирле бүлекчәсе дә хуплап каршы алды, - дип үз проекты белән таныштырды  автор. – 7 секторга бүленгән скверда төрле  халыкларының милли үзенчәлекләре чагылыш табачак,  ул Нурлатның татулык, дуслыкны чагылдыручы бер почмагы,  очрашу урыны булыр дип уйлыйбыз.  Анда Шәһәр, Гаилә, Республика көннәрен үткәрергә мөмкин булыр иде. 
Татьяна Фадеева III сессия барышында “Үзең турында иң яхшы презентация” авторы булган, иң яхшы тыңлаучылар унлыгына да кергән әле.  Гомумән, “Идел-Гражданлык проекты”нда катнашып, үзе өчен күп  нәрсәләр алдым, дип саный. Хәзер исә “Дуслык”  проектын тормышка ашыру һәм  яңа проектлар төзү өстендә эшли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International