Рингтагы фестиваль

2013 елның 2 декабре, дүшәмбе
Балалар-үсмерләр спорт мәктәбендә көрәшләр фестивале узды. Әлеге спорт фестивале Нурлатта икенче ел уздырыла инде. Анда быел да нурлатлылардан тыш, Самара өлкәсенең Клявлино спортчылары да килгән иде.
– Фестивальдә узган елгы кебек үк яшь кикбоксчылар, каратэчыла һәм таэквондочылар катнашты. Ярышлар исә, гадәттәгечә, кикбоксинг кагыйдәләре буенча барды, – ди ДЮСШның кибкосинг буенча тренеры – “Аркона” клубы җитәкчесе Евгений Казаев. Шунысы сөенечле, унбиш үлчәү категориясендә үткән фестивальдә күпчелек призлы урыннарны Нурлат спортчылары яулады. “Аркона” кикбоксчыларыннан тыш, Сухроб Муминовта шөгыльләнүче таэквондочылар һәм Александр Ермошкин секциясенә йөрүче каратэчылар да, призлы урыннар алып, шулай ук үзләренең кикбоксинг алымнарын да әйбәт белүләрен расладылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International