Нурлатлылар Казанда чираттагы авыл хуҗалыгы ярминкәсен иртәнге 6да башлады

2013 елның 30 ноябре, шимбә

Бу юлы да анда районның барлык хуҗалыклары, авыл җирлекләре, гаилә фермалары, шәхси эшмәкәрләр катнаша.  Оештыручылар әйтүенчә, сәүдә иртәнге 6дан ук башланып киткән. Нурлатлылар бу юлы да киң ассортиментта авыл хуҗалыгы продукциясе  алып барганнар. Бу юлы казанлылар сөт, сөт ризыкларын бик теләп алган икән.

- “Восток” авыл хуҗалыгы кооперативы (җитәкчесе Марсель Сабиров) күпләп сөт алып килгән иде, инде иртәнге 10га алып та бетерделәр, - ди  районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе консультанты Гөлүсә Садыйкова. – Шулай ук Яңа Иглай авыл җирлеге тәкъдим иткән  каз, үрдәк итләрен дә яратып алалар. Гомумән, барча продукциягә дә сорау зур.

 Ярминкәдә сәүдә рәтләрен карап чыккан ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов та нурлатлыларның оешкан төстә сәүдә итүәренә яхшы бәя биргән. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International