Егоркино җирлегендә үзара салым: юллар һәм инфраструктураны яхшыртуга 3 млн сумнан артык акча тотылган

2025 елның 1 ноябре, шимбә

Районда 2026 елда үзара салым җыю һәм файдалану мәсьәләләренә багышланган халык җыеннары дәвам итә.

Егоркинода яшәүче 68 яшьлек Лидия Имукованың фельдшер-акушерлык пунктына йомышы  еш төшә. Бирегә төрле тикшеренүләр үтәргә дип тә килә, сәламәтлеге борчыса да  медицина хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итә. Быел җәен ФАПка килү юлына вак таш җәелгәч бик сөенгән.

- Бу юлдан мин пунктыбызга гына түгел, болай да еш узып йөрим. Элегрәк яз - көз айларында пычрак була, көч-хәл белән үтә идек. Ә хәзер менә нинди шәп юл ясап куйдылар. Рәхәтләнеп йөрибез, - ди Лидия Артемьевна.

ФАП авылның үзәгендә үк, мәктәп бинасында урнашса да, керү ишеге  бинаның арткы ягында. Анда К.Маркс урамы ягыннан керергә кирәк. Агымдагы елның җәенә кадәр биредә юлның торышы, чыннан да, начар булган. Проблеманы хәл итәргә исә үзара салым программасы ярдәмгә килгән.

- Юл булмау безнең пациентларга да, үзебезгә дә уңайсызлыклар тудырды. Безгә исә, нигездә, өлкән яшьтәге кешеләр йөри бит. Ә аларны, аңлашыла, транспорт белән алып киләләр. Күчмә флюорограф та нәкъ менә көзге чорда, пычраклар башлангач килә. Ул да керә алмый иде. Ә хәзер юлыбыз бик яхшы, җәяүләп тә бер пычранмыйча килергә, техника белән дә узарга, борылып китәргә дә мөмкин, - ди ФАП мөдире Анна Петрова. – Безне юл белән тәэмин иткән үзара салым программасына, авыл җирлеге башкарма комитетына һәм эшләрдә катнашкан барлык авылдашларга рәхмәт.

Юл, әлбәттә инде, фельдшер-акушерлык пункты янындагы йортларда яшәүчеләр өчен дә уңайлыклар тудырган. Үзара салым программасы исә быел Егоркино авыл җирлегендә барлыгы 0,4 километр юлны төзекләндерергә ярдәм иткән. Егоркинода, мәсәлән, К.Маркс урамы белән бер вакытта Ленин, Первомайская, Чапаев урамнарында да проблемалы участоклар ремонтланган. Авыл җирлегенә керүче Егоркино, Каравыл Тавы, Единение һәм Рус Мәнҗесе авылларының һәркайсында үзара салым акчаларын  беренче чираттагы проблемаларны хәл итүгә юнәлткәннәр. Бу - юллар төзү, аларны карап тоту, су белән тәэмин итү чыганакларын норматив хәлгә китерү, урам утларын алыштыру һ. б.

– 2025 елда үзара салым программасы кысаларында халыктан 1 миллион 112 мең сумнан артык акча җыелды. Республика бюджетыннан финанслашу 1 миллион 937 мең сум тәшкил итте. Нәтиҗәдә планда каралган эшләрне башкаруга 3 миллион сумнан артыграк акча тотылды, - ди Егоркино авыл җирлеге башлыгы Анатолий Борисов. - Халык бу юлы да үзара салым җыюда активлык күрсәтте, без аны 100 процент күләмендә җыя алдык. Ә бу билгеләнгән эшләрне тиешле күләмдә башкарырга мөмкинлек бирә.

Бу көннәрдә авыл халкы җыеннарда 2026 елда үзара салым акчаларын кертү һәм куллану мәсьәләләре буенча фикер алыша.

- Җыеннар, торак пунктларда яшәүчеләрнең санына карап, берничә этапта уздырыла. Егоркино иң зур авыл булганлыктан, биредә ул алты этапта уздырылды. Каравыл Тавында-дүрт, Рус Мәнҗесендә – ике, Единениедә  бер этапта уздырачакбыз. Бу безгә төрле урамнарда яшәүчеләрнең фикерен ишетергә ярдәм итә, - ди Анатолий Иванович.

Шул көннәрдә Егоркино авылы мәдәният йортында җыеннарның соңгы - 6нчы этабы узды. Халык үз фикерләрен актив белдерде, тәкъдимнәрен һәм теләкләрен җиткерде һәм киләсе елда башкарыласы иң мөһим эшләр өчен тавыш бирде. Монда ук авыл халкын борчыган башка мәсьәләләр буенча да фикер алыштылар. Үзара салым күләмен үзгәрешсез калдырырга булдылар - 1000әр сум җыячаклар.

- Кешеләрнең җыеннарда шулай активлык күрсәтүләре яхшы. Алар битараф түгел, димәк, проблемаларны хәл итү буенча һәркемнең үз фикере бар. Үзара салым программасы нәкъ менә шуның белән яхшы да, гражданнарның инициативасын исәпкә алып, без әкренләп авыллардагы иң мөһим мәсьәләләрне хәл итә алабыз, – дип билгеләп үтте Анатолий Борисов.

Районда үзара салым кертү мәсьәләләренә багышланган җыеннар 21 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк әле.

Фото: Лилия Мөбәрәкшина / «Нурлат-информ»

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International