Кайгырту һәм игътибар даими булсын

2013 елның 29 ноябре, җомга
Бүгенге көндә район һәм шәһәрдә 7 меңнән артык мөмкинлеге чикләнгән кеше яши. 1нче декабрьдән 10ына кадәр дәвам итәчәк Инвалидлар декадасы һәр  кешегә  кайгырту күрсәтү һәм  аларның проблемаларына игътибар юнәлтүне максат итә. 
Ункөнлектә районның  барлык оешма-предприятиеләре, авыл җирлекләре Халыкара инвалидлар көненә багышланган төрле чаралар оештырачаклар.  “Гармония” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре бу чорда инвалидларга, инвалид-балалар тәрбияләүче гаиләләргә ташламалар һәм гарантияләр бирү буенча консультацияләр оештырачак. Шулай ук мөмкинлекләре чикләнгәннәрнең фатирларын җыештыру буенча акцияләр үткәрү күздә тотыла.
- “Иске киемнәргә – яңа тормыш”  акциясе кысаларында аз керемле, инвалид-балаларны тәрбияләүче гаиләләр өчен кышкы киемнәр җыю оештырылачак. Теләүчеләр киемнәрне безгә турыдан-туры китерә алалар, без аларны мохтаҗларга өләшәчәкбез,  - диләр  “Гармония” үзәге белгечләре.
Бу чорда үзәк хастаханә әлеге катлам кешеләргә чираттан тыш медицина караулары, район үзәгеннән  читтә урнашкан торак пунктларга чыгып кабул итүләр үткәрәчәк. Районның һәр мәгариф учреждениесенең бу чорга үз планнары. Алар арасында “Дөньяда игелекле кешеләр күп” дип аталган рәсемнәр конкурсы, “Шәфкатьле бул” дигән стена газеталары чыгару, төрле ярдәм акцияләре бар. Башкарма комитетның яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге мөмкинлекләре чикләнгәннәр өчен төрле спорт чаралары оештыра, җиңүчеләр  шулай ук республика чараларында да катнашачаклар, музейда экскурсияләр үткәреләчәк. Мөмкинлекләре чикләнгәннәр өчен район мәдәният бүлеге Фирдүс Тямаев һәм районның башка сәхнә осталары катнашында зур хәйрия концерты әзерли, 6 декабрьдә район мәдәният йортында “Россия җәүһәрләре” дип аталган җыр конкурсы үтәчәк. Җирлекара үзәк китапханәдә дә чараларның тулы циклы көтелә. Болар – “Игелек эшләргә ашык”, “Тормыш һәркемгә бер генә” китап күргәзмәләре,  “Һәр йортка - китап” хәйрия акциясе, кул эшләре күргәзмәләре. Бу көннәрдә картлар һәм инвалидлар йортында көн саен диярлек нинди дә булса чара планлаштырылган. Бу чорда инвалидлар көненә багышлап авыл хуҗалыгы ярминкәсе үткәреләчәк.
 - Бу чорда иң беренче чиратта янәшәбездәгеләргә – якыннарыбызга, туганнарыбызга, дусларыбызга, тирә-күршеләребезгә һәм  аларның проблемаларына игътибарлырак булсак иде, - ди районның инвалидлар җәмгыяте рәисе  Евгений Савинов. -  Һәркайсыбыз хәлдән килгәнчә ярдәм итәргә тырышыйк, һәм бу инвалидлар декадасы барган көннәрдә генә түгел, даими булса иде.
2–10 декабрьдә ЗАГС бүлеге әлеге катлам халык өчен  гражданлык актлары торышын дәүләт теркәве мәсьәләләре буенча кайнар линия һәм кабул итү оештыра. Сорауларны  2–06–25 телефоны буенча юлларга мөмкин.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International