Маршрутлар тикшерелә

2013 елның 29 ноябре, җомга
Шәһәр башкарма комитеты белгечләре шәһәр эчендәге автобус маршрутларына хронометраж ясадылар. Әлеге чара соңгы арада рейс автобусларына карата шикаятьләрнең артуы белән бәйле оештырылган. Белгечләр әйтүенчә, автобуслар иртәнге һәм кичке якта халык эштән кайтканда җитешми икән. Нигездә, шәһәр эчендә халыкка 4 автобус хезмәт күрсәтә, тик менә халык фикерен белү максатыннан оештырылган рейд көнне аларның 2се генә чыккан булган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International