Нурлатта Альберт Галәветдинов СВО сугышчылары гаиләләренә район газетасына язылу бүләк итте

2025 елның 23 октябре, пәнҗешәмбе

Нурлатта 2026 елның беренче яртыеллыгына «Район газетасын – туган телдә» язылу акциясе дәвам итә.

Әлеге акция кысаларында махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә «Дуслык» («Дружба», «Туслах») район газетасына язылу традициягә әверелде.

Чираттагы мәртәбә аңа «Нурлатгаз» ЭПУ начальнигы Альберт Галәветдинов кушылды һәм сугышчылар гаиләләренә татар, рус һәм чуваш телләрендә район газетасын: «Дуслык»ка язылуны – Югары Нурлаттан Гөлсинә Төхвәтуллинага, «Дружба»ны – Нурлаттан Әбүзәровларга (Шашин ур.) һәм «Туслах»ны – Аксумладан Валентина Осиповага яздырып бүләк итте.

Альберт Галәветдинов даими рәвештә «Нурлат-информ» хәйрия акцияләрендә катнаша. Узган язылу кампанияләрендә ул шулай ук сугышчыларның гаиләләренә адреслы язылу һәм турыдан-туры СВО уздырылу зонасында булган якташларыбызга җибәрү өчен бүләк итте.

Исегезгә төшерәбез, әлеге акциягә Нурлат районы Башлыгы Дамир Ишкинеев 2026 елның беренче яртыеллыгына язылу кампаниясенең беренче көннәрендә үк, сентябрьдә старт бирде. Игелекле акциягә теләге булган һәркем кушыла ала.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International