Бүген Нурлат районы Башлыгы Дамир Ишкинеев мөһим кунакларны – махсус операция сугышчыларын һәм волонтерларны кабул итте.
Түгәрәк өстәл артында Дамир Ишкинеев ТР Рәисе Администрациясе җитәкчесе урынбасары-ТР Рәисенең эчке сәясәт мәсьәләләре буенча департаменты җитәкчесе Руслан Мөхәрләмов һәм ТР Рәисенең территорияләр белән эшләү буенча идарәсенең баш киңәшчесе Салават Рәхимов белән кыска вакытлы ялга кайткан СВО сугышчылары белән сөйләште.
Чәй эчеп утыру волонтерлык эшчәнлегенә дә кагылды, алгы сызыкка барулары турында «Сугышчан туганлык» җитәкчесе Зиннур Мотаһиров һәм СВО зонасына гуманитар сәфәрләрне оештыручыларның берсе, «Хәрби туганлык» вәкиле Владислав Кузьмин сөйләде. Сорауларга «Ватанны саклаучылар» фондының социаль координаторы Татьяна Әхмәтҗанова да җавап бирде.
«Бердәм Россия» партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсе секретаре Дамир Ишкинеев хәрбиләрнең көнкүрешенә кагылышлы мөһим мәсьәләләрне тикшергәннән соң, батальон командиры Альберт Мөхәммәтовка партбилетны тапшырды. Биредә үк комбат актив волонтер Ильяс Садыйковны «СВОга ярдәм иткән өчен» хәрби часть командиры медале белән бүләкләде, шулай ук һәрьяклап ярдәм иткәне һәм игътибары өчен рәхмәт йөзеннән район Башлыгына һәм ТР Рәисе Администрациясе җитәкчесе урынбасарына бүләк тапшырды.