Нурлатта шәһәр һәм район Советының чираттагы сессиясе узды

2025 елның 22 октябре, чәршәмбе

Бүген Нурлат муниципаль районы һәм Нурлат шәһәре Советының икенче сессиясе узды.

Сессия эше Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт гимннарыннан башланды.

Утырыш район Башлыгы Дамир Ишкинеев рәислегендә узды.

Сессия эшендә Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министры Александр Шадриков, Татарстан Республикасы Рәисе Администрациясе җитәкчесе урынбасары - Татарстан Республикасы Рәисенең эчке сәясәт мәсьәләләре департаменты җитәкчесе Руслан Мөхәрләмов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары Шамил Яһудин һәм Мәгъзүм Сәлахов, Татарстан Республикасы Рәисе идарәсенең территорияләр белән эшләү буенча баш киңәшчесе Салават Рәхимов катнашты.

Көн тәртибенә муниципалитет эшчәнлегенең төп юнәлешләренә кагылышлы сигез мәсьәлә кертелде. Депутатлар Нурлат районы башкарма комитеты җитәкчесе Әсгать Габдуллинны билгеләү, район һәм шәһәр Советларының даими комиссияләре составын раслау, шулай ук гамәлдәге норматив документларга үзгәрешләр кертү мәсьәләләрен карады. Моннан тыш, авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләргә карата муниципаль җир контроле турында Нигезләмә расланды, Нурлат шәһәрендә җирдән файдалану һәм төзелеш алып баруның элеккеге кагыйдәләре үз көчен югалтты дип танылды, шулай ук «Ледок» хоккей буенча спорт мәктәбенә Фатих Сибагатуллин исемен бирү турында Карар кабул ителде.

Барлык мәсьәләләр буенча карарны депутатлар бертавыштан кабул итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International