25 октябрь-Татарстан Республикасы буенча СФР бүлегенең барлык клиент хезмәтләрендә гражданнарны кабул итүнең өстәмә көне.
25 октябрьдә, Россия Федерациясе Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлегенең клиент хезмәтләрендә гражданнарны кабул итүнең өстәмә көне булачак. Мондый көннәр айның һәр соңгы шимбәсендә даими рәвештә оештырыла.
"Безнең бурыч - хезмәтләрне мөмкин кадәр кулай итү. Өстәмә кабул итү көннәре гражданнарга үз мәсьәләләрен ашыкмыйча хәл итәргә һәм уңайлы вакытта консультация алырга ярдәм итә. Бу көнне республика халкы барлык күрсәтелү хезмәтләре белән мөрәҗәгать итә алачак: пенсияне рәсмиләштерү яки яңадан исәпләү, социаль түләүләргә һәм пособиеләргә гариза бирү, ана (гаилә) капиталын рәсмиләштерү һәм башкалар», — дип билгеләп үтте Россия Федерациясе Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Казан, Яр Чаллы, Әлмәт, Лениногорск, Яшел Үзән һәм Түбән Кама кебек эре шәһәрләрдә гражданнарны кабул итү 9:00дан 15:00кә кадәр алып барылачак, башка клиент хезмәтләрендә — 9:00дан 12:00гә кадәр. Мөрәҗәгать иткәндә гражданнарга үзләре белән паспорт һәм тиешле хезмәтләр алу хокукын раслый торган документларны алып килү тәкъдим ителә. Өстәмә кабул итү көннәре эш көннәрендә клиент хезмәтенә йөри алмаучылар өчен аеруча уңайлы. Клиент хезмәтләренең адреслары һәм эш графигы турындагы актуаль мәгълүмат Россия Социаль фондының рәсми сайтында бастырылган.
Социаль ярдәм чаралары, Россия Федерациясе Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге хезмәтләре һәм түләүләре турында тулы һәм дөрес мәгълүматны СФР сайтында һәм социаль челтәрләрдәге ВКонтакте, Одноклассники, Телеграм рәсми аккаунтларда табарга була.
Өстәмә мәгълүмат яки консультация алу өчен гражданнар 8 800 100 0001 телефоны буенча бердәм контакт-үзәк операторларына мөрәҗәгать итә ала (төбәк линиясе тәүлек буе эшли - 24/7, шалтырату бушлай).