Нурлатта егетләрнең чираттагы төркемен хәрби хезмәткә озаттылар

2025 елның 22 октябре, чәршәмбе

Бүген, 22 октябрьдә, иртә таңнан ук хәрби комиссариат каршында тиздән Ватанны саклауга басачак нурлатлыларны армиягә озату тантанасы булды.

Бу юлы Казанның җыю пунктына барлыгы 20ләп егет китә.

Алар арасында Дан орденының тулы кавалеры Миңнехан Мәсгутовның оныгы Руслан Мәсгутов та бар.

"Яхшы кәеф белән китәм, югары белем алдым, хәзер Ватанга бурычымны түләргә вакыт. Өстәвенә, минем тигезләнерлек кешеләрем бар, бабамның батырлыгы белән горурланам. Герой оныгының горур исемен акларга тырышырмын", - дип уртаклашты Руслан.

Аның иптәше Егор Константинов та армиягә бик теләп китә.

"Әлмәт медицина көллиятен тәмамладым, белгечлегем буенча хезмәт итәрмен дип өметләнәм. Өйдә мине әти – әнием, яраткан хатыным һәм улым түземсезлек белән көтәчәк, бер ел сизелмичә генә узып китәр дип уйлыйм», - дип уртаклашты ул.

Владислав Артамоновны да зур һәм тату гаилә белән озаттылар.

"Аннан яхшы хәбәрләр генә килер дип өметләнеп озатабыз. Бүген армиягә киткән егетләрнең барысы да лаеклы хезмәт итсеннәр, бер елдан соң аларны бергәләп исән-сау каршы алыйк", - диде Владиславның әнисе Антонина Артамонова.

Район башлыгы Дамир Ишкинеев, шәһәр һәм район хәрби комиссары Заһир Абдуллин, авыл җирлекләре башлыклары һ. б. хәрбиләргә изге теләкләрен җиткерде.

"Һәр ир-ат бу тормыш мәктәбен узарга тиеш. Армия тормышта мөһим роль уйный. Ул характерны һәм ихтыярны формалаштыра, кыенлыклардан куркырга кирәкми. Сезне бер елдан соң чын ир-егетләр булып өйгә әйләнеп  кайтуыгызны көтәбез. Армиядә хезмәт итү чорының сезнең тормышыгызда иң яхшы вакытның берсе булачагына ышанам», – диде Дамир Азат улы.

"Намус белән хезмәт итегез, хәрби бурычыгызны үтәгез һәм бер елдан туган шәһәрегезгә әйләнеп кайтыгыз, анда сезне туганнарыгыз һәм якыннарыгыз көтүен онытмагыз. Хәерле юл, егетләр!", – дип теләде Заһир Кәримович.

Фото: Ләйсән Галиева/ «Нурлат-информ»

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International