Аграр техникум студентларының Нурлат шәһәренең ЗАГС бүлегендә уза торган дәресләрдә катнашуы күркәм традициягә әверелә бара.
Шушы көннәрдә икенче курс студентлары, булачак икътисадчылар, Гаилә белеме дәресендә катнашты. Чара булачак белгечләрне гаилә хокукы нигезләре һәм никахлашу традицияләре белән таныштыруга юнәлдерелгән иде.
Дәрес барышында ЗАГС хезмәткәрләре студентларга үз эшләренең нечкәлекләре, никахны теркәү процедурасы, ир белән хатынның хокуклары һәм бурычлары турында җентекләп сөйләде.
Һәм бу гына да түгел әле! Дәреснең кульминациясе никахны теркәү тантанасы булды, анда студентлар үзләрен кияү белән кәләш ролендә сынап карый алдылар. Бу интерактив элемент аларга гаилә кору чорының тантаналы һәм әһәмиятле булуын практикада тоярга мөмкинлек бирде.
Гаилә белеме дәресе студентларда зур кызыксыну уятты һәм ул аларга киләчәктә ныклы һәм бәхетле гаиләләр төзергә ярдәм итәчәк файдалы тәҗрибә булсын иде.