2025 елның 6 октябреннән 5 ноябренә кадәр Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы балалар һәм яшьләр өчен социаль әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыруга физик затлар өчен республика грантлар конкурсы үткәрә.
Конкурсның максаты-яшьләрне республикабызның социаль-икътисадый тормышында актив катнашырга җәлеп итү.
Кем катнаша ала?
Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче һәм товарлар, эшләр һәм хезмәт күрсәтүләр җитештерүче булмаган 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге Россия Федерациясе гражданнары.
Конкурсның грант фонды 7 млн. сум тәшкил итә!
Бер грантның максималь күләме-300 мең сум.
Ничек гариза бирергә?
Гаризалар «Минем субсидияләр» мәгълүмат системасы аша кабул ителә: https://subsidiya.tatarstan.ru/landing/grants/189
Нәтиҗәләр ясау һәм җиңүчеләрне игълан итү 2025 елның 19 ноябренә планлаштырылган.
Номинацияләр һәм конкурсны үткәрү шартлары турында тулырак мәгълүмат алу өчен Министрлыкның рәсми сайтына керегез:
https://minmol.tatarstan.ru/konkurs-po-predostavleniyu-grantov-v-forme-subsidi-8205489.htm
Үз идеяләрегезне тормышка ашыру һәм яшьләребезнең киләчәгенә өлеш кертү мөмкинлеген кулдан ычкындырмагыз!