Якты Күл авылында күңелне нечкәртерлек һәм әһәмиятле вакыйга – «Җырлар да көрәште» хәйрия концерты үтте.
Җирле күпфункцияле үзәктә узган чара Якты Күл авылы, Югары һәм Түбән Нурлат микрорайоннары халкын берләштерде һәм халык бердәмлегенең чын үрнәгенә әверелде.
Чараны оештырган мәдәният хезмәткәрләре бай эчтәлекле программа әзерләгән. Сәхнәдән сугыш елларының лирик көйләре яңгырады, алар үзенчәлекле, үткен атмосфера тудырды. Яңа Иглай мәктәбенең яшь артистлары концерт программасын тулыландырды, тамашачыларга Бөек Ватан сугышы вакыйгалары турындагы күренешне тәкъдим итеп, буыннар арасындагы багланышларны һәм гомумкешелек кыйммәтләрен искә төшерделәр.
Ләкин концерт зур күмәк эшнең бер өлеше генә иде. Күпфункцияле үзәкнең холлында җирле волонтерлар эше турында бай күргәзмә - хисап җәелдерелде. Биредә махсус хәрби операция сугышчылары өчен яратып әзерләнгән эшләнмәләрне күрергә мөмкин иде: уңайлы«сөяк» мендәрләр, бәйләнгән җылы оекбашлар, урын-җир әйберләре һ.б. Янәшәдә авыл кешеләре җыйган гуманитар ярдәм күрсәтелде.
"Бу ярдәмне без СВО зонасына «Хәрби туганлык» активистлары белән җибәрәбез, - дип сөйләде КФҮ директоры Фәридә Фәйзуллина.
Бүләкләү тантанасы аеруча тантаналы шартларда уздыды. «Хәрби туганлык» хәрәкәте активисты Владислав Кузьмин унөч җирле волонтерга Рәхмәт хатлары тапшырды.
Сугышчыларның иң якын кешеләре – аларның әниләре дә игътибарсыз калмады. Якты Күл, Некрасовка, Яңа һәм Иске Иглай авылларында яшәүче хатын-кызларга тирән рәхмәт сүзләрен җиткерде, аларга чәчәкләр һәм бүләкләр тапшырдылар.
Чара гаиләдәге кебек җылы тәмамланды: барлык кунакларны катлаулы чорда бердәмлек һәм ярдәм символы булган тәмле солдат боткасы белән сыйладылар.