Нурлат районы Советының конференц-залында район Башлыгы каршындагы дини һәм иҗтимагый оешмалар белән хезмәттәшлек Советы утырышы үтте.
Утырышта Россия Эчке эшләр министрлыгының Нурлат бүлегенең башлыгы урынбасары Николай Колесниковның 2025 елның агымдагы чорында чит ил гражданнары белән бәйле оператив вәзгыять турындагы мәгълүматын тыңладылар. Дини оешмалар эшчәнлеге турында Нурлат районы имам-мөхтәсибе Якуб хәзрәт Сәлахетдинов һәм Нурлат округы благочинные Сергий атакай сөйләде.
Чуваш милли-мәдәни берләшмәсе җитәкчесе Халыклар дуслыгы йорты директоры Галина Терентьева Нурлат районының милли-мәдәни берләшмәләре эшчәнлеге турында киң мәгълүмат җиткерде.