Дамир Ишкинеев 2025 елгы футбол сезоны нәтиҗәләре буенча Нурлат спортчыларын бүләкләде

2025 елның 18 октябре, шимбә

Нурлат районында ирләр командалары арасында футбол турниры тәмамланды.

2025 елгы футбол сезонында тәҗрибәле спортчылар гына түгел, яшьләр һәм яшүсмерләр дә катнашты. Һәр команда гаҗәеп ихтыяр көче күрсәтеп, җиңү өчен көрәште.

Киеренке матчлар нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр билгеләнде. 1нче урында-«Союз» командасы, 2нче урында – «Юность», 3нче урында-«Ветераннар», 4 нче урында – «Факел», 5нче урында-«Реал Сахарный».

«Туп» футбол манежында сезон тәмамлану белән спортчыларны Нурлат районы Башлыгы Дамир Ишкинеев котлады һәм бүләкләде.

«Мин сезне турнирда катнашуыгыз өчен котлыйм, аны оештыручыларга энтузиазм өчен рәхмәт белдерәм. Район администрациясе футбол үсешенә актив ярдәм итүен дәвам итәчәк, чөнки спорт – сәламәтлек нигезе, спорт – көч һәм шатлык чыганагы», – диде Дамир Ишкинеев.

Район башлыгы Мактау грамоталары һәм медальләр тапшырды, ә районның «Факел» командасына тагын ике футбол тубы бүләк итте. Бүләкләү тантанасы истәлекле фото белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International