Районның авыл мәдәният йортларында «Җырлар да көрәште» көзге хәйрия концертлары дәвам итә.
Халыклар дуслыгы йортыннан башланган концертлар эстафетасын Якушкино, Кычытканлы, Би Күле, Урта Камышлы, Иске Чаллы, Биләркүл торак пунктларында дәвам итте.
Ә бүген, 17 октябрьдә, Әхмәт, Каравыл Тавы, иртәгә-Якты Күл авылы.
Хәйрия чаралары киләсе атнада да дәвам итәчәк, ә 29 октябрьдә шәһәрнең Мәдәният сараенда йомгаклау концерты белән тәмамланачак.
Җыелган акчалар махсус хәрби операция сугышчыларына ярдәмгә юнәлдереләчәк.
0+