Юлчылар ярышты

2013 елның 28 ноябре, пәнҗешәмбе
Нурлат юлчылары “Татнефтедор” җәмгыяте ярышларында уңышлы чыгыш ясап кайттылар. Җәмгыятьнең сигез филиалы катнашында узган ярышлар Бөгелмәдә үтте һәм Нурлат автоюллар идарәсе хезмәткәрләре аннан шактый призлы урыннар алуга ирештеләр. Мисал өчен, идарәнең ПТО инженеры Рәмис Абдуллин өстәл теннисында I урын алды. Машина йөртүче Рамил Мөхәммәтов гер күтәрүдә – II, инженер-программалаучы Айрат Гыйниятуллин пневматик мылтыктан атуда II булдылар. Моннан тыш, НУАД командасы волейбол ярышларында да III урынны алуга иреште.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International