Нурлат районында «Гаилә» илкүләм проектына кертелгән «Пушкин картасы» федераль программасы уңышлы гамәлгә ашырыла. 14 яшькә җиткән укучылар «Пушкин карталарын» актив рәсмиләштерәләр, алар белән календарь ел дәвамында мәдәни ял итү чараларына түлиләр. Яшьләрнең рухи үсеше турында кайгыртып, дәүләт һәр шундый картага ел саен биш мең сум акча күчерә.
Җирле мәктәп укучыларының берсе үз тәэсирләре белән уртаклашты: «Пушкин картасы ярдәмендә мин театрда булдым, күргәзмәдә булдым һәм концертка бардым, элек алар миңа мөмкин түгел кебек тоела иде. Бу инициатива безнең алда Ватаныбыз мәдәниятенә кагылу һәм үзебезнең зур мәдәни киңлеккә каравыбызны тою өчен менә дигән мөмкинлекләр ача».
Агымдагы елның өченче кварталында гына да Нурлат районының 1760тан артык укучысы «Пушкин картасын» төрле форматтагы мәдәни чараларга-театр, кинотеатр, музей, картина галереяларына, музыкаль концертларга, иҗади мастер-классларга, профессиональ театрлар һәм симфоник оркестрлар чыгышларына бару өчен кулланды. Тотылган акчаларның гомуми күләме дүрт миллион өч йөз егерме мең сум тирәсе тәшкил иткән.
Татарстан Республикасы «Пушкин картасы» программасын гамәлгә ашыру нәтиҗәлелеге буенча Россия Федерациясенең иң яхшы ун субъекты арасында лаеклы урын алды. Без егетләребезнең бу уңышка керткән өлешләре белән горурланабыз һәм яшь буынның илебезнең күпмилләтле мәдәнияте байлыгы белән танышу мөмкинлеге булуына чын күңелдән сөенәбез.