Нурлаттан алты яшь егет Казанга җыю пунктына китәр алдыннан район җитәкчелеге һәм хәрби комиссариат җитәкчесе теләк-киңәшләрен алды.
Көзге чакырылыш кысаларында хәрби хезмәткә алынучы Нурлатта егетләрнең беренче төркемен тантаналы озату булды. Алты егет хәрби комиссариаттан Россия Федерациясе Кораллы Көчләрендә ашыгыч хезмәт узарга китте.
Егетләрне озатырга һәм аларга ерак юлга теләкләрен әйтергә хәрби чакырылыш комиссиясе рәисе, Нурлат районы Башкарма комитеты җитәкчесе Әсгать Габдуллин һәм шәһәр һәм район хәрби комиссары Заһир Абдуллин килде.
"Намуслы, тырышып хезмәт итегез. Бер ел тиз уза. Бу вакыт эчендә Сезгә Россия Кораллы көчләренең иң яңа техникасын үзләштерергә туры киләчәк. Без сезнең частьлардан бары тик яхшы хәбәрләр генә килүен, военкомат белән Сезнең гаиләгезгә Рәхмәт хатлары гына килүен телибез", - диде Әсгать Касыймович.
Хәрби комиссар Заһир Абдуллин хәбәр иткәнчә, көзге чакырылыш барышында 70ләп Нурлат егетен армиягә озату планлаштырыла. "Бүген озаткан егетләр барысы да җитди, алар хезмәтне намус белән үтәрләр дип өметләнәбез. Нурлат егетләреннән без һәрвакыт яхшы хәбәрләр генә алабыз", - дип ассызыклады ул. Булачак хәрбиләргә мөрәҗәгать итеп, Заһир Кәримович аларга беренче киңәшләрен бирде: "Бергәрәк булырга тырышыгыз, уставны үтәгез, командирларны тыңлагыз. Бу үгет-нәсихәтләр сезгә солдат тормышында һичшиксез кирәк булачак".
Егетләр башта Казандагы җыю пунктына киттеләр, аннан аларны хәрби частьларга озатачаклар.
Бүген армия сафына баскан кешеләрнең берсе -Нурлат егете, Самара дәүләт техник университетын тәмамлаган Риназ Хәмитов. "Мин армиядә хезмәт итүне – һәр ир-егет эше дип саныйм. Бу хәл элек-электән, патша заманыннан ук булган. Минем әти үз вакытында Чечен Республикасында ашыгыч хезмәт узган, һәм бүген, мине озатканда, ул миңа үзенең үгет-нәсихәтләрен бирде. Мин аның ышанычын һәм барлык якыннарымның ышанычын акларга тырышырмын. Армиядән соң мин эшкә урнаша алачакмын һәм шулай ук читтән торып магистратурада укырга планлаштырам", - дип уртаклашты Риназ.
Хәрби комиссариат мәйданында егетләрне туганнары, якыннары һәм дуслары озатып калды.
Фото: Лилия Мөбәрәкшина/ «Нурлат-информ»