Нурлатта коррупция очракларына юл куймау мәсьәләләрен карадылар

2025 елның 10 октябре, җомга

Коррупциягә каршы көрәш эшен координацияләү комиссиясе утырышы Нурлат районы Башлыгы Дамир Ишкинеев җитәкчелегендә узды.

Көн тәртибенә 4 мәсьәлә кертелде.

Район башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе - комиссия секретаре Рәфис Нигъмәтуллин башта алдагы утырышларның беркетмәләрен үтәүгә тукталды һәм «2015-2028 елларга Нурлат муниципаль районының коррупциягә каршы сәясәтен гамәлгә ашыру» муниципаль программасының үтәлеше турында төп мәсьәләгә күчте. Ул программага кертелгән үзгәрешләргә, коррупция куркынычы кебек моментларга тукталды, Нурлат муниципаль районында хезмәт (вазыйфаи) тәртибенә таләпләрне үтәү һәм мәнфәгатьләр конфликтын җайга салу буенча комиссия эше, коррупциягә каршы мониторинг инструментлары турында сөйләде.

Биредә үк район Башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе керемнәр һәм милек турында белешмәләр биргәндә рөхсәт ителә торган хокук бозулар турында сөйләде.

 

Теманы район Башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Эльнара Азизова дәвам итте. Аның мәгълүматы спорт учреждениеләрендә коррупциягә каршы агарту буенча коррупция күренешләрен булдырмау һәм яшьләр белән эшләү чараларына кагылды. Административ каршылыкларны киметү һәм эшкуарлык эшчәнлеге субъектлары өчен шартларны яхшырту чаралары турында район Башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Альбина Сатдарова сөйләде.

Утырышның йомгаклау мәсьәләсе белән районның Милек һәм җир мөнәсәбәтләре Палатасы рәисе Олеся Титареваны тыңладылар. Аның мәгълүматы муниципаль милеккә һәм җир ресурсларына карата коррупцион хокук бозуларны киметү һәм бетерү буенча күрелгән чараларга кагылды.

Утырыш эшендә прокуратура, Россия Эчке эшләр министрлыгының Нурлат бүлеге вәкилләре, авыл җирлекләре башлыклары һ. б. катнашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International