Нурлат районы делегациясе Фатих Сибагатуллинны искә алу чарасында катнашты

2025 елның 10 октябре, җомга

Хәтер кичәсе Камал театрында узды.

Нурлат районы Башлыгы Дамир Ишкинеев җитәкчелегендәге делегация күренекле дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе Фатих Сибагатуллинның тууына 75 ел тулуга багышланган искә алу кичәсендә катнашты. Тантаналы чара Камал театрының яңа бинасы сәхнәсендә узды.

Нурлат делегациясе составына Фатих Сәүбән улын якыннан белгән һәм ул Нурлат районын җитәкләгән чорда аның җитәкчелегендә эшләгән хезмәттәшләре һәм коллегалары керде. Аның ун елдан артык җитәкчелек итүе районыбыз өчен зур үзгәрешләр чоры булды: Фатих Сәүбән улы җитәкчелегендә Нурлат үзгәрде һәм Татарстанның иң төзек шәһәрләре рәтенә керде.

Күпьеллык уртак эш турындагы истәлекләр белән «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин чыгыш ясады.

"Ул безнең өчен онытылмаслык барлык тарихи вакыйгаларның уртасында кайнады. Фатих Сәүбән улы республикада гына түгел, бөтен ил күләмендә абруйлы җитәкче булды", - дип билгеләп үтте Ә. Гобәйдуллин.

Ул шулай ук Фатих Сибагатуллинның һәрвакыт прогрессив һәм район үсеше бурычларын нәтиҗәле хәл итәргә мөмкинлек биргән заманча карашта булуын ассызыклады.

Хәтер кичәсендә Татарстанның танылган артистлары чыгыш ясады. Моннан тыш, чара кунаклары игътибарына дәүләт эшлеклесе юбилеена багышлап язылган, аның төбәк үсешенә керткән зур өлеше турында истәлекләрдән торган китап тәкъдим ителде.

Резеда Гиняева фотосы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International