Өлкәннәрнең хокукый грамоталылыгын арттыру максатларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы һәм Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор оешмасы белгечләре Нурлат шәһәренең Җирлекара үзәк китапханәсендә чара үткәрде.
Чараны уздыруның максаты - өлкәннәргә хокукларны яклау өлкәсендә хокукый мәгълүмат җиткерү. Чөнки халыкның социаль яктан зәгыйфь төркемнәре намуссыз сатучылар һәм башкаручылар йогынтысына ешрак эләгә. Очрашу актив әңгәмә формасында дустанә атмосферада узды. Пенсионерларга кулланучылар хокукларын яклау турындагы закон нормалары аңлатылды.
Моннан тыш, катнашучыларга файдалы мәгълүмати материаллар таратылды: кулланучылар хокуклары буенча белешмәләр һәм «Вестник потребителя Татарстана» газетасы чыгарылышы.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы