Татарстанда өстәмә чынбарлык порталы эшләнде, анда дәүләт сайтларына сылтамалар, машина йөртүчеләр һәм җәяүлеләр өчен юл хәрәкәте иминлеге турында мәгълүмат урнаштырылган.
Әлеге портал тамгасы өстәмә чынбарлык мөмкинлекләре ярдәмендә Россиянең һәр гражданины паспортының тышлыгында урнаштырылган. Порталны активлаштыру өчен QR-код рәвешендә эшләнгән уникаль ачкыч таләп ителә.
Кулланучыга сигез ярлык-сылтама ачык булачак:
ГУОБДД сайтының ТС тикшерү бүлеге;
Дәүләт автоинспекциясенең телеграм-каналы;
«Госуслуги.РФ»порталы;
"Госуслуги.Авто»;
"Салым.ру»;
«Сакла»порталы;
ТР буенча Эчке эшләр министрлыгында вакансияләр;
ВК ДПСО «ЛИЗААЛЕРТ»ка сылтама.
Шул рәвешле автомобильне теркәү тарихын, юл-транспорт һәлакәтендә катнашуны һәм аның чикләүләрен Россия Эчке эшләр министрлыгының ГУОБДД сайтына сылтама буенча тикшерергә мөмкин. Салым хезмәте сайтында бурычларны тикшерергә була, ә «Сакла» порталында бала өйрәтүче уен, комикслар, караоке, мультфильмнар сериясе белән таныша, шулай ук яшьтәшләре белән аралаша ала.
Алга таба видео контент һәм ярлык-сылтамалар яңартылачак, шул ук вакытта Qr-код үзгәрешсез калачак (кулланучының контенты автомат рәвештә яңартылачак).