Нурлат районы Башкарма комитеты коллективы гриппка каршы вакцинация үткәрү кампаниясенә кушылды

2025 елның 9 октябре, пәнҗешәмбе

Башкарма комитет белгечләре вакцинация ясату коллективта күмәк иммунитетның формалашуына ярдәм итә дип саный.

Нурлат муниципаль районы Башкарма комитеты коллективы сезонлы гриппка каршы вакцинацияне эш урынында ясатты. Нурлат үзәк район хастаханәсенең күчмә бригадасы Башкарма комитет бинасында мобиль пункт оештырды, анда 20дән артык кешегә прививка ясалды.

Беренчеләрдән булып вакцинаны Башкарма комитет Җитәкчесе Әсгать Габдуллинга ясадылар.

"Без вакцинацияне вакытында узуны мөһим дип саныйбыз, шуңа күрә медицина бригадасын эш урынына чакырдык. Бу бик уңайлы ысул: медицина учреждениесенә бару һәм чират  көтеп вакыт әрәм итәргә кирәкми. Барысы да тиз һәм оешкан төстә үтте", - дип уртаклашты Әсгать Касыйм улы.

Инициатива вакцинациягә актив кушылган Башкарма комитет хезмәткәрләре тарафыннан уңай кабул ителде. Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Эльнара Азизова грипптан даими рәвештә прививка ясатуын, бу аңа авыруларга бирешмәскә мөмкинлек бирүен билгеләп үтте.

«Безнең эш кешеләр белән даими аралашуны күздә тотканга күрә, вакцинация – үзеңне һәм тирә – юньдәгеләрне инфекциядән саклауның ышанычлы ысулы», - дип өстәде Эльнара Элмановна.

Нурлат үзәк район хастаханәсенең процедура кабинеты шәфкать туташы Алена Шерникова аңлатканча, күчмә бригадалар хәзерге вакытта оешмаларның заявкалары буенча актив эшли.

"Вакцинация ясату өчен без вакциналарның өч төрен тәкъдим итәбез. Төп бурыч - халыкны гриппның массакүләм һәм контрольсез таралуыннан саклау", - дип ассызыклады ул.

Вакцинацияне турыдан-туры эш урыннарында үткәрү уңайлы һәм нәтиҗәле чара булып тора, ул районда яшәүчеләрнең күпчелеген колачларга мөмкинлек бирә һәм коллектив иммунитет формалаштыруга зур ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International