73нче бүлек янгынга каршы су белән тәэмин итү чыганакларының торышын 2025 елда кабат тикшерде

2025 елның 8 октябре, чәршәмбе

Су-кешеләрне янгыннан саклауның мөһим чыганагы.

Суны янгыннарны сүндерү өчен кулланалар. Шуңа күрә объектларда янгынга каршы су белән тәэмин итү чыганагы - янгын краны, янгын гидранты яки су запасы салынган савыт булырга тиеш. Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү өчен бу су чыганакларын тикшерү закон нигезендә беркетелгән.

Янгынга каршы режим таләпләрен үтәү максатында 73нче янгын сүндерү бүлеге хезмәткәрләре елга ике мәртәбә янгыннан саклануда кулланылган су чыганакларын тикшерә. 2025 елның сентябрь һәм октябрь айларында 73нче бүлек хезмәткәрләре «Нурлатнефть» идарәсе күзәтчелеге астындагы объектларда һәм «Татнефть»нең башка саклана торган объектларында янгынга каршы су белән тәэмин итү чыганакларын кабат максатчан тикшерү уздырды. Хәрби расчетларның сакланучы объектларга чыгуы оештырылды. Янгынга каршы тышкы суүткәргеч торбасына янгын сүндерү җиңсәсен тоташтырып су җибәреп тикшерелгән.

Бикләү арматурасының, җиңсәләрнең, янгын көпшәләренең төзеклеген, янгынга каршы суүткәргечләрнең җитәрлек су бирүен, су запасы салынган савытларның тутырылуын тикшерү һәм контрольдә тоту бурычын 73нче бүлек шәхси составы үтәде. Бу бурычны үтәү янгын куркынычсызлыгы торышын ныгытуга өлеш кертә, дип хәбәр итте 73нче янгын сүндерү бүлеге инженеры Сергей Панарин.

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International