Мөхтәсиб Хөкүмәт утырышында

2013 елның 26 ноябре, сишәмбе
Узган атнада район мөхтәсибе Айрат хәзрәт Әюпов Россия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы дини оешмалар мәсьәләләре Комиссиясе утырышында катнашып кайтты. РФ Хөкүмәте рәисе урынбасары Сергей Приходько рәислегендә узган утырышта дәүләт һәм дини оешмаларның үзара ярдәме хакында сөйләшенгән.
– Чарада “Муниципаль яки дәүләт милкендә булган дини билгеләнештәге милекне дини оешмаларга тапшыру турында”гы федераль законны тормышка ашыру мәсьәләләре каралды, - ди мөхтәсиб.
Мәскәүдә Хөкүмәт йортында узган утырышта республика вәкиле буларак катнашкан Айрат хәзрәт Әюпов үз чыгышын да тәкъдим иткән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International