ПРОКУРОР ПОРТФЕЛЕ ИЯСЕНӘ ТАПШЫРЫЛДЫ

2013 елның 26 ноябре, сишәмбе
Кичә, 25 ноябрьдә республика прокуроры Илдус Нәфыйков Нурлат шәһәренең  яңа прокурорын тәкъдим итте.
РФ Генераль прокуроры Әмере нигезендә әлеге вазифаны Рамил Таһир улы Гарифуллин биләячәк. Республика прокуроры  Рамил Таһировичның хезмәт юлы турында кыскача мәгълүмат бирде, аны республиканың тәҗрибәле прокурорларының берсе дип атады. Соңыннан Илдус Сәетович традиция буенча аңа прокурор портфеле тапшырды һәм Нурлатта законлылыкны ныгытуда уңышлы эш теләде.

Кыскача мәгълүмат
Рамил Гарифуллин 1966 елның 16 февралендә Татарстанның Лениногорск шәһәрендә туган, 1993 елда Казан дәүләт университетының юридик бүлеген “хокук белеме” белгечлеге буенча тәмамлаган. 1985–87 елларда Совет армиясендә хезмәт иткән.
Рамил Гарифуллин прокуратура органнарында 1992 елның 1 июленнән: ул Лениногорск шәһәре прокуратурасының  өлкән тикшерүчесе итеп билгеләнә. Аннан соң Бөгелмә шәһәре прокурорының ярдәмчесе, өлкән ярдәмчесе, урынбасары булып эшли. 1999 елдан соңгы билгеләнешенә кадәр Ютазы районы прокуроры вазифасында була. Рамил Гарифуллин–Татарстан Республикасының атказанган юристы.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International