Соципотека өчен инфомат аша түләргә була

2013 елның 25 ноябре, дүшәмбе
Халыкка уңай булсын өчен быелның 1 ноябреннән социаль ипотека өчен кертемнәр түләү хезмәтләрен Инфоматлар аша башкарып була. Кертемне инфомат аша түләгәч, түләү документлары бирелә. Алар, салым вычетларын (милек өчен) алу өчен салым иснпекциясенә мөрәҗәгать иткәндә, соципотека кертемнәрен Татарстан Республикасының дәүләти һәм муниципаль хезмәтләр порталы һәм мобиль кушымталар аша түләгәндәге кебек үк юридик көчкә ия. Нурлатта әлегә Гыйматдинов ур., 71”А”дагы сәүдә үзәгендә бер Инфомат бар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International