Нурлат республиканың иң яхшы “волейболчы районнары” исемлегенә керде

2013 елның 25 ноябре, дүшәмбе
Узган атнада ТРның Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгында республика волейбол федерациясенең хисап конференциясе үтте. Анда волейбол өлкәсендә зур уңышларга ирешкән спортчылар, командалар һәм төрле турнирларда катнашу нәтиҗәләре буенча муниципаль районнар билгеләп үтелде. Нурлат районы республикада волейбол массакүләм үсеш алган төбәкләр арасында III урынны алды, һәм конференциядә ТР волейбол федерациясе президенты Фәрит Мөхәммәтшин белән яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Рәфис Борһанов Галимҗан Хөсәенов исемендәге Нурлат балалар-үсмерләр спорт мәктәбе директоры Фәнил Гайнуллинга Диплом тапшырдылар. Федерация конференциясендә Нурлаттан ДЮСШ тренеры Вячеслав Лобов та катнашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International