Шәһәрнең СМС-балалары Әниләр көнендә акция үткәрде

2013 елның 25 ноябре, дүшәмбе
Бу көнне “Мөстәкыйль балалар” республика хәрәкәтенең 2нче мәктәптәге  ике – “Дельфин” һәм “Омега” мобиль төркемнәре  шәһәрнең үзәк урамнарында “Сәламәт әни-сәламәт бала” акциясе уздырдылар. Мәктәпнең 6Б, 9В, 8А сыйныфлары укучылары әниләрне бәйрәм белән котлап, алкоголь, наркотиклар, тәмәке тартуның зыяны турында сөйләштеләр һәм алар белән начар гадәтләрдән баш тарту турында бер көнлек килешүләр төзеделәр. Бу көнне 100дән артык әни шундый килешүгә кул куйган. Моннан тыш, балалар йөрәк формасындагы буклетлар өләштеләр һәм шәһәрлеләрнең кулларына алтынсу төстәге тасмалар бәйләделәр.
-  Алтынсу тасма – кояш символы, уңдырышлылык һәм иҗади эзләнү билгесе, ул безнең әниләребезгә туры килә, алар да бит кояшның үзе кебек, -  диләр акциядә катнашкан балалар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International