“Дуслык”ка оnline язылыгыз

2013 елның 25 ноябре, дүшәмбе
Хәзер район газетасын Нурлат районы һәм шәһәреннән читтә яшәүчеләр дә яздыра алалар. Безнең яңалыгыбыз – оnline-язылу. Яңа форматта язылу өчен электрон адрес кына кирәк. Газета сезнең электронкагызга PDF-форматта гадәти формадагы газета чыккан чәршәмбе һәм җомга көннәрендә  килә торган булачак.  6 айга оnline-язылу традицион вариантка әбунә сыман 300 сум тора. Газетаны Интернет аша аласыгыз килсә, редакциянең реклама бүлегенә 2–36–12 телефоны буенча шалтыратыгыз, безгә redak@list.ru  га  хат языгыз һәм сез барлык кирәкле мәгълүматны ала алырсыз.
Хөрмәтле укучыларыбыз! Бу хәбәрне башка шәһәрләрдә, илләрдә яшәүче туганнарыгызга, дусларыгызга җиткерегез. Оnline-газета белән сезгә Нурлат якынрак булыр һәм барлык җирле  яңалыклардан да хәбәрдар торырсыз.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International