Нурлатта тәүге тапкыр мәктәпләр Спартакиадасы уза

2013 елның 23 ноябре, шимбә

Мондый спартакиада районда беренче тапкыр уздырыла һәм ул үз эченә унике җәйге һәм кышкы спорт төрләрен ала. Шул рәвешле укучылар көрәш һәм йөзүдән тыш, җиңел атлетика, волейбол, баскетбол, хоккей, бадминтон, чаңгы узышлары кебек төрләрдә дә үз  көчләрен сынаячак. Спартакиаданы тантаналы ачу исә 21 ноябрьдә булды. Оештыручылары район мәгариф идарәсе һәм райбашкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге булган бу чара 21 декабрьгә кадәр сузылачак. Бүгенге көрәш һәм йөзү ярышларында 16 авыл һәм 7 шәһәр мәктәбе катнашты. Ярышларның нәтиҗәләре буенча һәр төрдә җыелма командалар туплана һәм алар Спартакиаданың башта зона, аннан да узсалар, республика этапларында чыгыш ясаячак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International