Өйгә... мылтык белән

2013 елның 22 ноябре, җомга
Күптән түгел шәһәрнең 3нче мәктәбе укучылары республика хәрби-патриотик клубларының X слетында булып кайттылар.
Әлеге чара Казанда “Патриот” спорт-патриотик һәм яшьләрне армиягә чакырганчы әзерләү үзәгендә үтте. Слет спорт-
ның хәрби-гамәли төрләре буенча ярышлар формасында оештырылган иде. 3нче мәктәпнең ОБЖ укытучысы Юрий Пименов җитәкчелегендәге Нурлат яшь армеецлары күп кенә номинацияләрдә призлы урыннар алдылар. Һәм ярышларның төп призы – пневматик мылтык отып кайттылар.
15 ноябрьдә исә Чистайда “Алга, яшь армеецлар” исемле республика хәрби-спорт уеннарының зона ярышлары үтте. Анда сигез районнан үсмерләр көч сынашты. Нурлат данын исә укытучылары Дамир Сибгатов җитәкчелегендәге гимназия укучылары яклады. Гимназистлар мондый ярышларда беренче генә катнашуларына да карамастан, матур чыгыш ясадылар һәм III урын белән кайттылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International