Нурлат укучысы республика конкурсында икенче булды

2013 елның 22 ноябре, җомга
Казанның “Пирамида” мәдәни-күңел ачу үзәгендә үткән республика “Лицейчылар балы” кысаларында “Киләчәккә билет”  иншалар конкурсына йомгак ясалды. Конкурсның җиңүчеләре арасында 4нче мәктәпнең 8нче сыйныф  укучысы Фәнис Сафиуллин да бар. Аның  “Строитель- это звучит гордо!” дип аталган иншасы “Минем булачак һөнәрем” номинациясендә икенче урынны яулаган. Конкурсның республика турына төрле район һәм шәһәрләрдән 160 инша җибәрелгән булган, “Минем булачак һөнәрем” номинациясе буенча 70тән артык укучы катнашкан. Якын көннәрдә Нурлат шәһәре халкының мәшгульлеге үзәге район туры номинантларын да билгеләп үтәчәк. Болар: Елаур мәктәбеннән Сергей Тумаков, Юлия Жукова,  4нче мәктәптән Ранил Кәлимуллин, 8нче мәктәптән Рафаэль Мәхмүтов,  Чулпан мәктәбеннән  Лилия Шәйхетдинова һәм  Илнур Сәетов.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International