Төзелеш эшләрендә беренче тәҗрибәсен ул бабасы һәм әтисеннән алган.
«Татриэлтстрой» төзелеш компаниясе җитәкчесе Илнур Сәлахов тумышы белән Кычытканлы авылыннан. Аның җитмеш төрле һөнәр иясе булган бабасы авылдашларын өйле итәргә булышкан, авылдагы ул күтәргән өйләрне санап бетерерлек түгел. Оста мич чыгаручы буларак та дан казанган ул. Әтисе дә йортлар төзү һәм түбә ябу буенча хөрмәтле осталарның берсе, авылны, җирле мәчетне төзекләндерүдә актив катнаша. Аңа хәзер дә киңәш сорап мөрәҗәгать итәләр. Аларга карап, Илнур да кечкенәдән үк төзелеш эшләре белән кызыксынып киткән.
Төзүче буласы язмышына язылган булган, күрәсең. Илнур Яр Чаллы юл - төзелеш техникумын тәмамлаганнан соң, хезмәт юлын энергетика челтәрләре компаниясендә башлап җибәргән. Соңрак Самара политехника университетында «Энергия белән тәэмин итү» белгечлеге буенча югары белем алып, карьерасын югары класслы белгеч буларак дәвам иттерә. Әмма эшмәкәрлеккә тартылу һәм төзелешкә мәхәббәт өстенрәк булып чыга. 2015 елда, масштаблы проектларга әзер булуын һәм җаваплылыгын тоеп, Илнур Рәфыйк улы челтәр компаниясеннән китә, үзен тулысы белән әтисе һәм бабасы һөнәренә багышларга карар кыла.
Эшне үз фирмасы булган иптәше белән хезмәттәшлек итүдән башлыйлар. Алар Татарстандагы һәм башка төбәкләрдәге нефть тармагы объектларында югары вольтлы линияләр төзиләр. Ләкин пандемия аркасында эшләре бер елга диярлек туктала. Килеп туган хәлдән ничектер чыгарга кирәк була. Монда муниципаль заказлар ярдәмгә килә. Ике ел эчендә Илнур Сәлаховның командасы Кырымда 33 модульле фельдшер-акушерлык пунктын файдалануга тапшыра.
– Безне хәзер дә чакыралар, - ди ул. - Әмма безнең туган районыбызны төзекләндерәсебез килә. Шуңа күрә Нурлатта республика һәм район программалары буенча гына түгел, «Татнефть» белән дә хезмәттәшлек итәбез. Район башлыгы Дамир Азат улы Ишкинеевка рәхмәт, ул безне шунда ук күреп алды һәм иң катлаулы объектларны ышанып тапшыра.
Кыскасы, репутация яңа проектларга юл ача. Бу вакытта Илнур Сәлаховның инде үз төзелеш компаниясе була. Ул вакыттагы район башлыгы Алмаз Әхмәтшин белән очрашудан соң исә эшләрендә зур борылыш була.
– Алмаз Сәлимович башта ваграк объектлар тәкъдим итте, аннан соң инде эре объектлар да китте, - дип дәвам итте төзелеш компаниясе җитәкчесе.
Илнур Сәлаховның эшне райондагы зур булмаган объектлардан башлаган төзелеш компаниясе үзенең ышанычлылыгын тиз исбатлый. Үзенә партнер итеп ул пандемия аркасында эшкуарлык планнарын үзгәртергә мәҗбүр булган Андрей Сидимировны чакыра. Андрей Валерьевич-талантлы энергетик, Илнур Рәфыйк улы үз өстенә объектлар эзләү һәм килешүләр төзү эшен ала. Бүген аларның компанияләрендә 55 кеше эшли.
- Беренче чиратта, кадрларга аерым игътибар бирәбез, аларны укытуга акча кызганмыйбыз. Мәсәлән, безгә җирле техникумның бер чыгарылышы килде. Эретеп ябыштыручы иде, ләкин ярты ел эшләү дәверендә төзелеш белән кызыксынып китеп, хәзер югары уку йортына керергә карар итте, аның укуы өчен без түләячәкбез, – дип уртаклашты Илнур Сәлахов.
Эшләрнең географиясе һәм масштабы да таң калдыра: Лаеш районында лифтлы 250 урынлык заманча балалар бакчасы төзелеше, күрше районнарда социаль учреждениеләргә капиталь ремонт ясау, «Ледок»ның масштаблы реконструкциясе, Нурлатта күпфатирлы йортларга, мәгариф учреждениеләренә капиталь ремонт ясау... Иң катлаулы бурычларга да алынганнар: подрядчы Нурлат үзәк район хастаханәсенең йогышлы авырулар бүлегенә капиталь ремонт ясый алмагач, Илнур Сәлахов командасы объектны төгәлләгән һәм аны файдалануга тапшырган. Алар хәзер дә әһәмиятле: авылларда үзара салым программасы буенча юллар төзү, күпфатирлы йортларны, 9нчы мәктәпне, социаль учреждениеләрдә азык-төлек блокларын капиталь ремонтлау... Шикәрчеләр микрорайондагы шартлаудан соң зыян күргән йорт исә алар өчен чын сынау булган.
- Эш ювелирлар төгәллеге таләп итте, йортның 70 проценты сүтелде, - дип сөйли әңгәмәдәш. - Проектны тормышка ашыруда Дамир Азат улының республика җитәкчелегеннән ирешкән финанс ярдәме булышты. Суыкларда эшләргә туры килүе иң авыры булгандыр. Материаллар ышанычлы бәйләнсен өчен стеналарны җылыта идек. Эш барышында ярыклар булмасын, йорт нигезе утырмасын өчен белгечләр белән киңәштек. Экспертлар кирпеч өю һәм материалларны бәйләү сыйфатын югары бәяләделәр, йортта яшәүчеләргә күченергә күчәргә рөхсәт бирделәр.
Илнур Сәлахов төзелештәге хаталарның кыйбатка төшүен яхшы белә. – Бервакыт капиталь ремонтны экономияләргә тырышу нәтиҗәсендә киләсе елга проблемалар өскә калкып чыкты, һәм ремонт безгә тагын да кыйммәткәрәк төште, – диде ул. - Ул чагында акчаны янга калдырып, бөтен бинаны ремонтларга теләгән идек.
Заказчыларның ышанычы һәм эш күләме арта. Һәм компания үз алдына куелган җаваплылыкны аңлап эш итә: район җитәкчелеге министрлыклар алдында аңа ышаныч күрсәтә. Алдагы елларга да планнар бар инде. Чит ил гражданнарына карата яңа кагыйдәләр аркасында тармак тулаем алганда кадрларга ихтыяҗ кичерсә дә, оешмада хәл тотрыклы.
Сәлаховларның төзелеш династиясе дәвам алырга охшаган. Кызы үзен медиаөлкәгә багышлаган, ә менә мәктәптә укучы улы, инде берничә ел җәйге каникуллар төзелештә эшләп, әлеге һөнәргә чын күңелдән кызыксыну күрсәтә икән. Ул да әтисе эзеннән китәр дигән өмет бар.
Ел саен августның икенче якшәмбесендә төзүчеләр көне билгеләп үтелә. Аларның эше тирә-юньдәгеләргә һәрвакытта да сизелми, әмма яңа мәктәпләрне, хастаханәләрне, төзекләндерелгән ишегалларын һәм паркларны карарга гына кирәк, без төзүчеләрдән башка моның мөмкин булмавын аңлыйбыз. Татарстан Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов һәр татарстанлының уңайлылыгын һәм иминлеген беренче урынга куя. Безнең халыкның тормышын уңайлырак итәргә нәкъ менә төзелеш комплексы хезмәткәрләре ярдәм итә.