Муниципаль милек һәм җир бюджетка эшләргә тиеш

2013 елның 21 ноябре, пәнҗешәмбе
Нурлат муниципаль районы  башлыгы каршындагы коррупциягә каршы тору буенча комиссиянең бүген, 21 ноябрьдә үткән утырышында кадрлар алышыну белән бәйле рәвештә комиссия составына үзгәрешләр кертелде, 9 декабрьдә үтәчәк коррупциягә каршы көрәш көнен үткәрү буенча чаралар планы расланды. Болар хакында тыңлаучыларга Нурлат районы башлыгының коррупциягә каршы тору буенча ярдәмчесе Федор Терентьев җиткерде. Катнашучыларда зур кысыксыну һәм игътибар белән кабул ителгән мәсьәлә–Нурлат районында муниципаль милекне һәм җир ресурсларын куллануны тикшерү нәтиҗәләре турында районның контроль-хисап палатасы рәисе Рәмис Шәйхетдинов хәбәр итте. Теманы райондагы җирләргә инвентаризация үткәрүнең барышы турында мәгълүмат белән җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Владимир Шилов тулыландырды. Көн тәртибендәге мәсьәләләр буенча тиешле карар кабул ителде. Ә утырышны комиссия рәисе, район башлыгы вазифаларын башкаручы Флюра Ногманова алып барды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International