Йөзә, йөзә... Казанга, финалга

2013 елның 21 ноябре, пәнҗешәмбе
Шул көннәрдә Яңа Чишмәдә балалар арасында йөзү буенча зона ярышлары үтте.Әлеге ярышларда уңышка ирешкәннәр исә республика беренчелегенә  юлламаларга ия булды. Яңа Чишмәгә Нурлаттан да саллы гына команда барып кайтты, һәм “Нурлатнефть” идарәсе спорт комплексында Эльвина Вәлиева кул астында шөгыльләнүче яшь йөзүчеләр гомумкоманда зачетында III урын алдылар, аларга граомта, Кубок тапшырылды. Әмма иң сөенечлесе әлеге команданың тиздән Казанда узачак республика беренчелегенә юллама яулый алуы булды.
– Ярышларда без ундүрт медаль белән кайттык, шуларның бишесе “алтын” иде, – дип тәэсирләрен уртаклашты Эльвина. Мисал өчен, I үсмерләр разрядына ия булган Данис Садыков ике дистанциядә беренче килгән. Моннан тыш, Алексей Страшнов (I үсмерләр разряды) һәм Эльвина Зимина да (III разряд) үз дистанцияләрендә җиңү яулаганнар. Тагы бер чемпион Билал Галләмшин исә беренче урын алуы белән бергә, III өлкәннәр разряды нормасын да үти алган әле. Зона ярышларында катнашкан егерме яшь йөзүче дә бүген Казандагы финал этабына әзерләнә.
Әлеге ярышларга исә балалар-үссерләр спорт мәктәбендә тренер Илсур Нәбиуллинда шөгыльләнүче яшь йөзүчеләр дә барган иде. Һәм бәйгедә катнашкан тугыз шәкертнең сигезесе призлы урын белән кайткан.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International